ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2020 ел
сишәмбе

      “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч Галия Петрова 8 нче март бәйрәменә  көненә багышлап кәгазьдән күләмле “Роза” чәчәге ясау буенча мастер-класс үткәрде.

«Мәгълүмати навигатор» социаль технологиясе буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова 12 нче социаль участокта 23 яшүсмер арасында «Минем медиакуллану стиле» дигән дәрес үткәрде. Максат: яшүсмерләргә медиапродукция үрнәкләренең чыннан да аның өчен нинди мөһим булуын, бөтен кеше җәмгыяте өчен нинди кыйммәтләр тудыруын, шәхси медиапродукция стилен тәкъдим итү өчен шартлар тудыру.

        «Биеп яшибез» түгәрәге кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова сәламәтлекләре чикле булган 8 бала өчен «Музыка һәм сәламәтлек» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: билгеле бер музыка астында хәрәкәтләрне дөрес кабатлый белү, психологик сәламәтлек саклау өчен төркемдә көчәнешне төшерү.

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә арттерапия технологиясе кысаларында кипкән җиләк -җимешләрдән композиция  ясау чарасы уздырылды.

«Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесендә Масленица бәйрәме

2020 елның 2 мартында“Кайгырту” үзәгенең җитәкчесе урынбасары Файзуллина Р.Х. һәм социаль хезмәткәр Нурхаметова Н.И. Акбүре авылында яшәүче, социаль хезмәт алучы Рамазанова Мингаян Шәфыйк кызын кызын 80- яшьлеге белән котладылар. Алар юбилярга тормыш иптәше Рамазанов Харис Хәсән улы белән гаилә бәхете, сәламәтлек, озын гомер, ихтирамлык теләп калдылар.

2020 елның 2 мартында “Кайгырту” үзәге белгечләре тыл хезмәткәре, социаль хезмәт алучы Иванова Зоя Степан кызын 90- яшьлеге белән котлап, аңа озын гомер, иминлек, оптимистик рух һәм якыннарының рәхәтләренә төренеп яшәвен теләделәр.

2020 елның 2 мартында “Кайгырту” үзәге белгечләре тыл хезмәткәре, социаль хезмәт алучы Иванова Зоя Степан кызын 90- яшьлеге белән котлап, аңа озын гомер, иминлек, оптимистик рух һәм якыннарының рәхәтләренә төренеп яшәвен теләделәр.

Гаилә конференциясе

Яңа Чишмә районы “Кайгырту” үзәгенең социаль тәрбиячесе Мокеева Н.Н. Яңа Чишмә гимназиясе белән берлектә гаилә  конференциясе технология буенча эшли башладылар. 

  «Шатлык»  приютында кышны озату  бәйрәме гадәткә керде. Наратлыкта инде икенче ел рәттән Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе студентлары белән бергә. Н. Э. Бауман Масленицага зур чара үткәрделәр. Студентлар доцент - В.А. Баранов җитәкчелегендә балаларга һәм өлкәннәргә үзләренең сәнгать номерлары, костюмнары, уеннар һәм күңел ачулары белән кәефләрен күтәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International