Түбән Кама муниципаль районындагы "Веста" үзәге психологы “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют” дәүләт казна учреждениесе белән берлектә чара үткәрде

2020 елның 3 марты, сишәмбе

          Түбән Кама муниципаль районындагы «Веста «гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү территориаль үзәге һәм “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют” дәүләт казна учреждениесенең уртак чаралары кысаларында Түбән Кама муниципаль районындагы “Веста” үзәге психологы Наталья Емельянова “Ксенобиология яки фантастик җан ияләре тормышы”  дигән өстәл психологик уенын кулланып дәрес үткәрде. Максаты: гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне җайга салу.

            Дәрес башында психолог катнашучыларга “Минем Йорт” уен-активаторын башкарырга тәкъдим итте (катнашучыларның бурычы: чират буенча танышырга һәм катнашучыларга аларның бәхетле йортында һичшиксез булырга тиешле әйберне әйтергә). Аннары катнашучылар “Гаилә чәчәге” күнегүен үтәделәр, ул рәсемне һәм үз гаиләсе турында кечкенә генә хикәяне үз эченә алган иде. Дәрестә шулай ук «Ксенобиология яки фантастик җан ияләре тормышы» психологик уены да кулланылды. Катнашучылар үзләренең фантастик персонажларына исемнәр һәм аларның тормышыннан зур булмаган тарихлар уйлап таптылар. Өлкәннәр һәм балалар үзләренең уен кырларын алдылар һәм чират буенча барлык биремнәрне үтәделәр. 

"Кызыклы-файдалы» йомгаклау даирәсендә «Гаилә чәчәге» биременең катнашучыларга гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләрнең һәрвакыт алар өмет иткән кебек булмавын, ә «Ксенобиология яки фантастик җан ияләре тормышы» уены якын кешеләр арасында үз урыны, үз-үзеңне тоту стратегияләре турында җитди уйланырга мәҗбүр итүе ачыкланды.

       Дәрес ахырында психолог барлык катнашучыларга “Гармонияле гаиләгә беренче адымнарым”дигән белешмәлек таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International