Тиздән 8 Март бәйрәме, "Оста куллар" түгәрәгендә кызлар әниләренә бүләк-мендәрләр тектеләр. Үз куллары белән тегү кызларны мөстәкыйль тормышка әзерли. Аларда тегү сәләте үсә, матурлык турында күзаллаулар формалаша.Ә үз куллары белән ясалган бүләк әнисенең йөрәген җылыта.
«Радуга» Бөгелмә комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәтләр алучылар балалары өчен «Май чабу» бәйрәмен гадәттәгечә оештырды.
2020 елның 3 мартында Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин тыл хезмәтчәннәренә, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» истәлекле медальләрен тапшырды. Бүләкләү тантанасы Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Сафка басарга әзер бул» патриотик конкурсы кысаларында узган район чарасында үтте. Сарман муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплексы үзәгендә эшләүче «Волонтер» иреклеләр берләшмәсе волонтерлары Бөек Ватан сугышы ветераннарын чара барышында озатып йөрде.
Бөек Ватан сугышы ветераннарының, инвалидларының, сугышта катнашучыларның (инвалидларның) тол хатыннарының социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗлыкларын ачыклау максатыннан, Кәүҗияк һәм Илексаз авыл җирлекләрендә социаль яклау бүлеге җитәкчесе һәм «Шәфкатъ «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе директоры тарафыннан өстәмә рәвештә социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында социаль хезмәтләр күрсәтү тәртибе аңлатылды.
Өйләргә йөрү барышында көнкүреш электр, газ приборларын дөрес итеп куллану кагыйдәләре, янгын вакытында үз – үзеңне дөрес тоту, социаль мошенниклыктан саклану ысуллары аңлатылды. Янгыннан кисәтүче автомат сигналлар барланды. Кичектергесез ярдәм номерлары тупланган буклетлар тапшырылды.
Россиядә беренче фильмның премьерасы 1908 елның 15 октябрендә була. Бу-режиссер Владимир Ромашковның Стеньке Рәзинә турындагы халык җыры мотивлары буенча «Понизовая вольница» дигән лентасы иде. Беренче Россия фильмы нибары 7 минут дәвам итте.
2020 елның 3 мартында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә балалар өчен тәрбиячеләр бәләкәч китаплар ясау буенча “Файдалы һәм зыянлы ашамлыклар” дигән иҗади шөгыльләнү үткәрделәр.
Җәлил картлар йортында Масленица курчагы " темасына рәсем сәнгате буенча төркемле дәрес.
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган «Җиңүгә 100 көн» акциясе кысаларында 2020 нче елның 27 нче феврале көнне Ватаныбызга патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан, Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Елена Макарова «Бу көнне без мөмкин кадәр якынайттык» дигән акция үткәрде. Акциядә 12-13 яшьлек 8 волонтер катнашты.