Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына юбилей медальләре тапшыруы узды

2020 елның 3 марты, сишәмбе

Бүген безнең интернат –йортта Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган медальләр тапшыру тантанасы булып узды. Юбилей медальләрен 7 тыл хезмәтчәне алды.

 

 

"1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медале Россия Президенты Владимир Путин Указы белән 2019 елның июнендә гамәлгә куелды.

Бүләкләү тантанасында: 2 нче лицей директоры Рамил Равил улы Кәлимуллин укучылар-волонтерлары белән, шулай ук интернат-йорт директоры Рәзинә Рәис кызы Хисаметдинова катнашты.

"Хөрмәтле тыл хезмәтчәннәре, сезнең Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сез безнең өчен 40 нчы елларда тыл фронтында җиңү яулаган буынны гәүдәләндерәсез. Җиңү чишмәләрендә сезнең хезмәтегезнең бер өлеше бар. Үз хезмәтегез белән сез кече яшьтән алып олыга кадәр халыкның дошманга каршы торуда бердәм фронт белән берләшеп, җиңү яулавын исбатладыгыз. Озак елларга сәламәтлек сезгә!", - диде үз чыгышында Рамил Равил улы. Бүләкләү музыкаль программа белән дәвам итте, анда волонтерлар хәрби җырлар башкардылар һәм биеделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International