2020 нче елның 1нче мартында Баулы шәһәренең «Березка» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен туротерапия оештырылды – Октябрь мәйданында узган Масленица бәйрәменә экскурсия.
Чараның программасы төрле күңел ачу чараларына, Баулы шәһәре һәм авыл мәдәният йорты артистлары чыгышлары белән баетылган иде. Масленицада кабул ителгәнчә, бәйрәм вакытында барысын да коймак белән сыйладылар. Социаль хезмәт алучылар да хуш исле кайнар чәй һәм тәмле коймак белән сыйландылар.
Бәйрәм бик күңелле үтте, социаль хезмәт алучылар уңай эмоцияләр алдылар.
Чараның максаты булып социаль хезмәт алучыларны социомәдәни тернәкләндерү, гомуми һәм мәдәни даирәне киңәйтү, кәефне яхшырту тора.
Бәйрәмдә 8 кеше булды.
.jpg)