ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2020 ел
чәршәмбе

Сәламәтлек сукмагы буйлап сәяхәт

 

“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 04 март көнне «Заман» яшьләр үзәге психологы Илмурзина Айгөл балалар өчен «Сәламәтлек сукмагы буйлап сәяхәт» дигән күңел ачу чарасы үткәрде, анда 28 инвалид бала һәм 8 ата-ана катнашты. Чара сәламәт яшәү рәвешенә, шулай ук балачакның ун еллыгына багышланган иде. Балалар әти-әниләре белән сәламәтлек станцияләре буйлап сәяхәт иттеләр, аларда табышмаклар чиштеләр, мәкальләр сөйләделәр, биеделәр һәм күңелле уеннар уйнадылар.

Чара ахырында барысын да татлы сюрприз һәм истәлеккә гомуми фото көтте.

Йога – алтын яшьнең зирәклеге - ул йога йомшак программасы, ул нәкъ менә өлкән яшьтәге кешеләр өчен эшләнгән. Әлеге проектның максаты-социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның актив ял итүе өчен шартлар тудыру, аларның сәламәтлеген системалы йога белән шөгыльләнүгә җәлеп итү аша саклауга һәм ныгытуга юнәлдерелгән.

Яр Чаллы шәһәре “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә чираттагы мәгълүмати очрашу узды. Җыелыш эшендә Яр Чаллы шәһәре Республика матди ярдәм үзәгенең беренче бүлеге белгече Дусманова Елена Вячеслав кызы катнашты. Үз чыгышында белгеч балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү чаралары өлешендә Татарстан Республикасы законына кертелгән үзгәрешләр турында җентекләп сөйләде.

       Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә истәлекле, юбилей даталары: Чаллы шәһәренең 90 еллыгы, ТАССР төзелүнең 100 еллыгы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында "Болгар" бию театрларының халык инструментлары оркестры концерты булды.

Балигъ булмаганнарның ялын оештыру буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина 11 нче социаль участокта 50 бала өчен «Иң гүзәл май чабу» дигән чара уздырды. Максаты: балаларны рус халык бәйрәме – Май чабу белән таныштыру, Россия тарихын, рус халык иҗатын өйрәнүгә кызыксыну уяту.

ТАССРның 100 еллыгы һәм балигъ булмаганнарны патриотик рухта тәрбияләү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Елена Макарова Кама Аланы балалар китапханәсенең 46 нчы филиалы белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 бала өчен “Ата-бабаларым теле сүнәргә тиеш түгел!” дип аталган чара оештырды. Максат: балаларга туган телнең байлыгын күрсәтү, аңа карата ихтирамлы һәм сакчыл караш тәрбияләү, толерантлык тәрбияләү.

4 март конне тәрбияче Васильева Сиринә балалар белән “Күчмә кошлар” дигән темага дәрес үткәрде.

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында өлкәннәр белән очрашулар, концертлар оештыру күркәм традицияга әверелде.3 март көнне Мөслим картлар һәм инвалидлар йортында “Чын йөрәктән”музыкаль хәйрия марафонының чираттагы концерт булып узды.

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында өлкәннәр белән очрашулар, концертлар оештыру күркәм традицияга әверелде.3 март көнне Мөслим картлар һәм инвалидлар йортында “Чын йөрәктән”музыкаль хәйрия марафонының чираттагы концерт булып узды.

          2020 нче елның 3 нче мартында Тукай районы Башкарма комитетында балигъ булмаганнар, шул исәптән ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан инвалид балалар белән гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү өчен бердәм кабул итү көне оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International