Сәламәтлек сукмагы буйлап сәяхәт
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 04 март көнне «Заман» яшьләр үзәге психологы Илмурзина Айгөл балалар өчен «Сәламәтлек сукмагы буйлап сәяхәт» дигән күңел ачу чарасы үткәрде, анда 28 инвалид бала һәм 8 ата-ана катнашты. Чара сәламәт яшәү рәвешенә, шулай ук балачакның ун еллыгына багышланган иде. Балалар әти-әниләре белән сәламәтлек станцияләре буйлап сәяхәт иттеләр, аларда табышмаклар чиштеләр, мәкальләр сөйләделәр, биеделәр һәм күңелле уеннар уйнадылар.
Чара ахырында барысын да татлы сюрприз һәм истәлеккә гомуми фото көтте.