ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2020 ел
чәршәмбе

Дәүләт программасы «Озак вакытлы карау системасын»  тормышка ашыру кысаларында, Кукмара муниципаль районында ГАУС Кукмара узәк хастаханә терапевтлары һәм КСЦОН «Тылсым» белгечләре белән берлектә 18.02.20, 19.02.20 һәм 26.02.20 Мобиль бригадалар»  составында хезмәт күрсәтү карамагындагы  пенсионерларга бардылар.

Түбән Каманың "Веста" үзәгенең социаль педагогы Әлфия Хөснетдинова "Әни+ бәби" клубы кысаларында 18 бала һәм аларның ата-аналары арасында "Куянкай" дигән темага дәрес үткәрде. Әлеге дәреснең максаты-куянның тышкы кыяфәте һәм яшәү рәвеше үзенчәлекләре белән таныштыру, сүзлек запасын баету.

8 Март-Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү кысаларында 2 нче санлы социаль участогында Түбән Каманың «Веста» Үзәге социаль эш буенча белгече Татьяна Никифорова 12 бала арасында «Минем яраткан әнием» дигән чара үткәрде. Максат: шәхеснең рухи-әхлакый сыйфатларын, кызларга карата хөрмәт хисен тәрбияләү, бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, башка илләрдә бәйрәм традицияләре белән танышу.

Буа муниципаль районының "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе"технологиясе буенча эшне дәвам итәләр. Катнашучылар өчен социаль иминият фонды хезмәткәрләре белән очрашу оештырылды. Фонд белгечләре авыруларны карау предметларын реабилитацияләү чараларының роле һәм әһәмияте турында сөйләделәр һәм аларны ничек кулланырга кирәклеген практикада күрсәттеләр. Дәрестә катнашучылар өлкәннәр белән эшләү буенча бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.

 

4 март көнне, Менделеевск муниципаль районында “Камские зори” СПДП мәктәпкәчә төркемендә тәрбияләнүчеләр балалар китапханәсе белән берлектә “Бөтендөнья кычкырып уку көне” дигән чарага чакырылдылар.

"Камалия" ял итү һәм үстерү үзәгенең “Бәхетле балачак!” проектында катнашу

ТАССРның 100 еллыгына багышланган программаны тормышка ашыру кысаларында ,   Арчаның “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр, Арчадагы Г.Тукай исемендәге педагогика көллиятендә урнашкан “Әлифба” музеенда булдылар.

  "Кояш күңелле елмаеп китте, буран тынычланды: без язны җырлар белән каршы алабыз һәм ишекне ачабыз".  Беренче язгы бәйрәм безнең сөекле һәм кадерле хатын-кызларыбызга багышлана.

2020 елның 04 март аенда Яр Чаллы шәһәренең «ПЕРЕКРЕСТОК»  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «АРТ – терапия (рәсем ясау)» дигән төркемле психологик дәрес үткәрелде.

2020 елның  4 мартында  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә 8 март халык ара хатын –кызлар бәйрәме алдыннан тәрбиячеләр балалар белән “Әнигә бүләк” дигән иҗади шөгыльләнү үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International