2020 нче елның 3 нче мартында Тукай районы Башкарма комитетында балигъ булмаганнар, шул исәптән ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан инвалид балалар белән гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү өчен бердәм кабул итү көне оештырылды.
Прокуратура, суд приставлары, Башкарма комитет, опека һәм попечительлек, “Шәфкатъ” халыкны социаль яклау бүлеге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре тарафыннан кабул итү барышында алиментлар түләтү тәртибе, алиментлар түләүдән читләшкән өчен җаваплылык турында аңлатмалар бирелде.
Бердәм кабул итү көннәре һәр айның беренче сишәмбесендә Тукай муниципаль районы хакимиятенең 314 кабинетында 14.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46 нчы йорт адресы буенча узачак.
Алимент йөкләмәләре буенча бурычлары булган һәм балаларга карата хокуклары бозылган барлык кешеләрне чакырабыз.