Балигъ булмаганнарның ялын оештыру буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина 11 нче социаль участокта 50 бала өчен «Иң гүзәл май чабу» дигән чара уздырды. Максаты: балаларны рус халык бәйрәме – Май чабу белән таныштыру, Россия тарихын, рус халык иҗатын өйрәнүгә кызыксыну уяту.
Чара кыш белән саубуллашудан башланды, аның китәсе килмәде, балалар уеннар уйнадылар, җитезлекләрен тикшерделәр. Балаларның бурычы гади генә түгел иде, аларга, гүзәл яз үз хокукларына керсен өчен, Кыш бабайны ишегалдыннан куып чыгарырга кирәк булды. Иң кечкенә катнашучылар түземлек һәм зирәклек күрсәтте, алар тупны кашыкта йөрттеләр. Команда белән йөгерү барлык катнашучыларның бердәмлеген күрсәтте. Балалар бик теләп капчык киеп, кем тизрәк сикерә икәнен белделәр. «Чишмә» уены вакытында үз-үзләренә пар сайладылар, чанада тизлеккә шудылар. Әтәч сугышларында ярыштылар. Әзерләнгән сынаулар, аркан тартышу белән тәмамланды.
Уеннардан соң балаларга кунака кайнар коймак белән Май чабу килде. Ул барлык катнашучыларны тәмле коймак белән генә сыйлап кына калмады, шулай ук Май чабу атналыгының традицияләре һәм гореф-гадәтләре турында да сөйләде.
Коймак белән тәмле чәй эчкәч, балалар саф һавада уеннарын дәвам иттеләр.