Күңел җылыгыз өчен рәхмәт!

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында өлкәннәр белән очрашулар, концертлар оештыру күркәм традицияга әверелде.3 март көнне Мөслим картлар һәм инвалидлар йортында “Чын йөрәктән”музыкаль хәйрия марафонының чираттагы концерт булып узды. Җылы мөнәсәбәткә, игътибарга мохтаҗ кешеләр алдында Әлмәт шәһәренең "Иске Әлмәт" мәдәният йортының концерт бригадасы чыгыш ясады. Тамашачылар артистларны җылы каршы алдылар. Күңелле,.эчкерсез аралашу, бүләкләр,чын күңелдән башкарылган концерт номерлары- 8 Март бәйрәме алдыннан безнең –өлкәннәребез өчен зур бүләк булды. Концерт бер сулышта узды, ә рәхмәтле тамашачылар бик канәгать калдылар һәм һәр концерт номерын көчле алкышларга күмделәр. Башкарылган испан биюе, татар һәм рус җырлары барысына да бик  ошады. Саубуллашканда, интернат-йортта яшәүчеләр, артистларга матур концерт һәм бүләкләр өчен рәхмәт белдерделәр, аларга нык сәламәтлек, уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International