Яр Чаллы шәһәре “Доверие” үзәге белгечләренә яңа төр социаль ярдәм чаралары турында хәбәр иттеләр

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәре “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә чираттагы мәгълүмати очрашу узды. Җыелыш эшендә Яр Чаллы шәһәре Республика матди ярдәм үзәгенең беренче бүлеге белгече Дусманова Елена Вячеслав кызы катнашты. Үз чыгышында белгеч балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү чаралары өлешендә Татарстан Республикасы законына кертелгән үзгәрешләр турында җентекләп сөйләде.

Чара ахырында очрашуда катнашучыларга мәгълүмати материаллар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International