ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» үзәге директоры Гөлнара Хуҗина Сарман муниципаль районының эпидемиягә каршы комиссиясе утырышында катнашты һәм яңа коронавирус авыруы таралу куркынычларын киметү буенча өстәмә чаралар турындагы темага чыгыш ясады.

Бүген "Камские зори" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта "Хатын-кызлар көненә" багышланган чара узды.

 2020 нчы елның  5-нче  мартында  Югары-Утар акылга зәгыйфь балалар интернат-йортының “Шәфкатьлелек” бүлегендә  тәрбияче Гыйльметдинова Гөлчәчәк Хөсәен кызы“Иң сөйкемле һәм сөекле” дигән тема астында бәйрәм чарасы  уткәрде.

  Бүген, 5 март көнне Үзәк авыл җирлеге территориясендә Теләче муниципаль районы мәдәният  йортында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Теләче муниципаль районындагы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль эш буенча белгеч  Кашапова А.Х. һәм социаль педагог Гайнетдинова Ф. Т

Бүген якты бәйрәм,

Бүген әниләр бәйрәме,

Һәм мин үземнең әнигә бүләк бирәм:

Зур булмаса да, әллә ни зур булмаса да,

Ләкин ул балалар күңеле белән дә яратып эшләнгән!

Казанның "Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Россия Федерациясе Социаль иминият фонды вәкиле Төхвәтуллин Илнур Корбангали улы булып китте. Ул ата-аналарга фондның актуаль хезмәтләре турында сөйләде. Шифаханәдә дәвалануны рәсмиләштерү турында җентекләп сөйләнде. Белгеч техник реабилитация чаралары сатып алынган өчен компенсацияне ничек алырга икәнлеген аңлатты. Әңгәмә барышында аерым очраклар каралды. Барлык кызыксындырган сорауларга да җаваплар бирелде.

Катнашучылар тернәкләндерү процедураларын алга таба үтү өчен уңай кәеф алдылар.

Татарстан Республикасында социаль ярдәмгә мохтаҗ балалар тәрбияләүче гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын тормышка ашыру кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәгендә «Бакчачылык» кабинетында социаль эш буенча белгеч Ольга Луб 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Язгы чәчәк бәйләме» дигән мастер-класс үткәрде. Әлеге чарада мөмкинлекләре чикле балалар, социаль хезмәт күрсәтүдә торучы ата-аналар белән бергә катнаштылар. Максаты: гипс сынын ясау юлы белән балаларның һәм ата-аналарның иҗади сәләтләрен үстерү.

«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Ирина Кожевникова сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 10 бала өчен «Сәламәтлек сукмагы» дигән төркемле дәрес үткәрде. Шөгыльнең максаты: хәрәкәт потенциалын активлаштыру һәм мотор күнекмәләрен, зур моториканы үстерү, эмоциональ фонны яхшырту, коммуникатив күнекмәләрне үстерү.

«Янәшә булу бәхете» республика программасын тормышка ашыру кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәгендә психолог Наталья Емельянова социаль хезмәт алучы 5 йөкле хатын-кыз өчен «Аист көтәбез» клубында «Йөклелек вакытында физкультура күнегүләре эшләргә кирәкме?» дигән дәрес үткәрде. Максат: йөкле хатын-кызларда сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру.

2020 елның 5 мартында Әлмәтнең « Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен « Язгы чәчәк бәйләме” дигән бәйрәм узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International