«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Ирина Кожевникова сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 10 бала өчен «Сәламәтлек сукмагы» дигән төркемле дәрес үткәрде. Шөгыльнең максаты: хәрәкәт потенциалын активлаштыру һәм мотор күнекмәләрен, зур моториканы үстерү, эмоциональ фонны яхшырту, коммуникатив күнекмәләрне үстерү.
Төркемле дәрес «Кар бөртекләре» дигән хәрәкәтле уен белән башланып китте. Балалар шундый инструкция алдылар: «кар бөртекләре» командасы яңгыраганда - балалар аяк очларында әйләнәләр һәм кулларын югары өскә күтәрә, аннары кулларны читкә суза һәм акрын әйләнәләр; «суык» командасы яңгырагач, балалар тезләрен куллары белән уратып ала; «җил» сүзен ишетеп, бик әкрен генә йөгерә башлыйлар. Башта бу уенда алып баручы ролен белгеч башкара. Балалар уенның асылын аңлагач, үзләрен алып баручы ролендә сынап карый алдылар.
Төркемле дәрес «Самолет кебек очабыз», «Көймә», «Паровозик» кебек зур моториканы үстерү күнегүләре белән дәвам итте. Бу күнегүләрне балалар бик теләп башкардылар. “Самолет” күнегүен үтәп, балалар "уң" һәм “сул” төшенчәләрен кабатладылар. «Көймә» күнегүен башкарганда башта кыенлыклар туды. Малайлар аларның өске һәм аскы очлыкларын ничек итеп тартып, бергә кушуларын берничек тә аңлый алмадылар. Ләкин, ахыр чиктә, берничә омтылыштан соң, бер үк вакытта очлыкларны күтәрә һәм суда балык яки көймә кебек җиңелчә генә йөри алдылар.
Дәрес күңелле һәм кызык үтте, балалар белгечнең инструкцияләрен үтәүгә ирешергә тырыштылар.