«Йөклелек вакытында физкультура күнегүләре эшләргә кирәкме?». Түбән Каманың «Веста» үзәге

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

«Янәшә булу бәхете» республика программасын тормышка ашыру кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәгендә психолог Наталья Емельянова социаль хезмәт алучы 5 йөкле хатын-кыз өчен «Аист көтәбез» клубында «Йөклелек вакытында физкультура күнегүләре эшләргә кирәкме?» дигән дәрес үткәрде. Максат: йөкле хатын-кызларда сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру.

Чара башында психолог катнашучыларга «Ирекле темага рәсем» методикасы ярдәмендә аларның торышына диагностика ясарга тәкъдим итте. Әлеге тикшеренүдә рәсемнең тематикасы мөһим түгел иде. Катнашучыларның рәсемнәрендә билгеле бер төстәге аерма мөһим булып чыкты. Хатын-кызларның күбесе аңсыздан яшел төсне сайлаган, бу аларның үз халәтен авыру буларак кабул итүләрен күрсәтә. Психолог аңлатканча, моны катнашучы үзе генә түгел, ә тирә-юньдәгеләр дә (бигрәк тә медицина персоналы) билгели.

Диагностикадан соң психолог бала көтә торган хатын-кызның хәле-ул организм өчен табигый һәм сәламәт булган репродуктив яшьтәге хатын-кызның торышы турында сөйләде һәм катнашучыларга дәресләрдә (ә аннары һәр иртә өйдә) көн буена күтәренке кәеф һәм активлык тоярга мөмкинлек бирә торган берничә күнегүне башкарырга тәкъдим итте. Баланың әни организмында булуын тою өчен, булачак әниләр «кечкенә бала» релаксациясендә катнаштылар.

“Кызыклы-файдалы” йомгаклау даирәсендә күп кенә әниләр үзләрендә релаксация вакытында тойган тынычлык һәм рәхәтлек халәтенең ошавын ә дәрес башында үткәрелгән тестның кызыклы һәм файдалы булуын таныдылар. Ә физик күнегүләргә һәм сәламәт туклануга алар акрынлап килергә тырышачакларын әйттеләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International