Татарстан Республикасында социаль ярдәмгә мохтаҗ балалар тәрбияләүче гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын тормышка ашыру кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәгендә «Бакчачылык» кабинетында социаль эш буенча белгеч Ольга Луб 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Язгы чәчәк бәйләме» дигән мастер-класс үткәрде. Әлеге чарада мөмкинлекләре чикле балалар, социаль хезмәт күрсәтүдә торучы ата-аналар белән бергә катнаштылар. Максаты: гипс сынын ясау юлы белән балаларның һәм ата-аналарның иҗади сәләтләрен үстерү.
Мастер-класста катнашучылар гуашь буяулары, каты ворслы урта һәм кечкенә кисточкалар, сулы стакан, шулай ук сайлап алу өчен гипстан әзер фигурка белән тәэмин ителде. Балалар өчен 1-2 төстәге буяу мөмкин булган гади формалар сайланган иде. Шулай ук төс сайлау буенча киңәшләр бирелде, кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтелде. Яшь рәссамнарга һәм аларның әниләренә күләмле 3D образлар ясау бик ошады. «Язгы букет» мастер-классында катнашучыларга үз куллары белән шәхси сувенир ясадылар, иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.
Кәеф бик яхшы иде, барлык балалар да бер-берсенә ярдәм итеп, пөхтә эшләргә тырыштылар. Дәрес балаларга гына түгел, аларның әти-әниләренә дә ошады.