2020 елның 6 мартында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә балалар белән Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Ил үз геройларын хәтерли”дигән дәрес узды.
Әлеге чараның максаыт булып патриотизм, якташларның батырлыгы өчен горурлык, үз Ватаныңа мәхәббәт тәрбияләү торды.
Дәрестә балалар Казан шәһәреннән килгән якташыбызның биографиясе һәм батырлыгы белән таныштылар, Кузнецов Борис Кирилловичның фотосурәтләрен карадылар. Балалар Кузнецов Борис Кириллович 17 яшьлек иң яшь Советлар Союзы герое булуы турында нәтиҗә ясадылар.
Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта үзеңне тоту сәлатен тикшерү буенча тренировка үткәрелде.
Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау буенча инструкторлар Зөһрә Закирова, Ләйсән Зиянгирова һәм психолог Чулпан Галләмова, 8 нче Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Дартс” уены буенча ярыш үткәрделәр.
алыкара көн алдыннан 8 мартта “Радуга” комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгечләре Елена Крутякова һәм Альбина Титова социаль хезмәт күрсәтүче балигъ булмаган балалар белән төркем белән дәрес үткәрделәр.
05.03.2020 елда тәрбиячеләр Сагидуллина М.В. һәм Давлетшина Н.И. Халыкара хатын - кызлар көненә багышланган «Әни, кояш һәм яз» дип исемләнгән мини-концерт оештырдылар.
Бәйрәмгә хезмәткәрләр, балалар һәм аларның әти-әниләре җыелдылар. Иң яхшы һәм иң көтелгән хатын-кызлар бәйрәме-8 Март. Бу көнне бөтен җирдә хатын-кызлар иң кадерле һәм якын кешеләреннән елмаюлар һәм чәчәкләр алалар. Безнең балалар да үз әниләренә котлаулар һәм бүләкләр әзерләделәр. Алар шундый әниләрен җырлар, шигырьләр һәм бүләкләр белән сөендерергә теләделәр.
Халыкара хатын – кызлар көне-ул хатын-кызларның яше нинди булуга карамастан, барлык гүзәл затларны көтә торган бәйрәм. 6 март көнне «Нурлат картлар һәм инвалидлар өчен интернат – йорты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә 8 Март бәйрәменә багышланган бәйрәм концерты булды.
Ныклы сәламәтлек, язгы кәеф теләп интернат-йорт директоры Е.К. Савинов чыгыш ясады. Гүзәл затлар алдында Нурлат шәһәренең «Халыклар дуслыгы йорты» артистлары үзләренең иҗади программалары белән чыгыш ясады. Алар тамашачылар игътибарына барлык яраткан рус, татар һәм чуаш җырлары, шулай ук күңелле халык һәм дәртле биюләр тәкъдим иттеләр.
4 март көнне приютта язучы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, "Бәллур каләм" иясе, республика журналистларынын Х.Ямашев исемендәге буләге лауреаты, күп еллар дәвамында "Саба таңнары" газетасынын баш мохәррире вазыйфасын башкарган, якташыбыз Тәлгать Самат улы Нәжмиевка багышланган "Сабаларда эчәр суым булгач" исем астында искә алу кичәсе узды.
"Гомуми эш" Гомумроссия проекты кысаларында "8 март" интерактив дәресе 22 яшүсмер арасында 12 нче социаль участокта "Веста" Түбән Кама үзәгенең социаль эшләр буенча белгече Дилар Борисова алкогольнең хатын-кыз организмына зарарлы йогынтысы турындагы күзаллауны киңәйтү максатыннан үткәрде.
2020 нче елның 3 нче мартында Теләнче -Тамак урта мәктәбе базасында “Оста куллар” клубын тормышка ашыру кысаларында дәрес узды. Клуб эшен Тукай муниципаль районы «Шәфкать” үзәге социаль педагогы Шакирова Римма Фанит кызы алып бара.
2020 елның 5 мартында «Шәфкать» үзәге директоры Гөлнара Хуҗина Мортыштамак музеенда тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшыру тантасында катнашты.