Туган якларында.

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

     Бүген, 5 март көнне Үзәк авыл җирлеге территориясендә Теләче муниципаль районы мәдәният  йортында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Теләче муниципаль районындагы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль эш буенча белгеч  Кашапова А.Х. һәм социаль педагог Гайнетдинова Ф. Т. балалар һәм аларның ата-аналары белән арт-терапия технологиясе кысаларында чираттагы дәрес үткәрде. Дәрес катнашучылар арасында эмоциональ контакт урнаштыруга юнәлдерелгән дәрес. «Лепешка» психологик уенын кулланып, әдәпле гафу үтенү һәм рәхмәт әйтү тәҗрибәсе өйрәнелде. Дәрес ахырында бөтен төркем бер командага берләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International