Казанның "Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Россия Федерациясе Социаль иминият фонды вәкиле Төхвәтуллин Илнур Корбангали улы булып китте. Ул ата-аналарга фондның актуаль хезмәтләре турында сөйләде. Шифаханәдә дәвалануны рәсмиләштерү турында җентекләп сөйләнде. Белгеч техник реабилитация чаралары сатып алынган өчен компенсацияне ничек алырга икәнлеген аңлатты. Әңгәмә барышында аерым очраклар каралды. Барлык кызыксындырган сорауларга да җаваплар бирелде.
Катнашучылар тернәкләндерү процедураларын алга таба үтү өчен уңай кәеф алдылар.