“Иң сөйкемле һәм сөекле ” бәйрәм чарасы - ДКО "Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йорты"

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

 2020 нчы елның  5-нче  мартында  Югары-Утар акылга зәгыйфь балалар интернат-йортының “Шәфкатьлелек” бүлегендә  тәрбияче Гыйльметдинова Гөлчәчәк Хөсәен кызы“Иң сөйкемле һәм сөекле” дигән тема астында бәйрәм чарасы  уткәрде.

Чараның максаты: балаларда һәм тәрбиячеләрдә бәйрәм мөхите тудыру.

Тиздән 8 нче март бәйрәме. Бу иң матур бәйрәмнәрнең берсе. Яз җитү белән барлык табигать уяна ,тормыш җанлана. Шул уңайдан без, балалар белән берлектә, гузәл хатын-кызларыбызны бәйрәм белән котладык. Аларга  сәламәтлек,гаилә иминлеге һәм тыныч тормыш теләдек, һәм  балалар үзләре ясаган буләкләрне тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International