Иң матур язгы бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне. Ул язны, җирнең уянуын, мәхәббәтне алдан күрә. Бу матур көнне, хатын-кызларга багышлап шигырьләр сөйлиләр, мәхәббәт һәм тугрылык турында язалар. Шагыйрьләр һәм рәссамнар - тормыш, шатлык, хыял бүләк итүче хатын-кызны данлый!
2020 елның 5 мартында Әлмәтнең « Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен « Язгы чәчәк бәйләме” дигән бәйрәм узды.
Чараның максаты һәм бурычлары: өлкән буынга карата мәрхәмәтле, кайгыртучан мөнәсәбәт булдыру, эмоциональ-эстетик ярдәмчеллекне үстерү, бәйрәм мөхите булдырып, шатлык һәм ләззәт алу теләге тудыру. Өлкән яшьтәге кешеләрнен уңай, бәйрәм кәефен, иҗтимагый активлыгын булдыру, эмоциональ хәлне яхшырту.
Үзәктә эшләүче белгечләр бәйрәмдә катнашучылар өчен кызыклы тамаша әзерләгәннәр иде. Чара барышында төрле уеннар, такмаклар бәйгесе һәм бию батлы үткәрелде.
Ир-атлар хатын-кызларны яз бәйрәме белән котладылар һәм сәламәтлек теләделәр. Алар әле озак еллар бу тормышларына куанып, таңнарны каршылап, язгы тамчылар белән соклана алсыннар һәм аларның һәр көне бәхет белән тулсын иде дигән теләктә калдылар.
Бүгенге чара хатын-кызларга көндәлек тормышларына җанлану һәм күңелле хисләр бүләк итәр дип ышанабыз. Бәйрәмдә актив катнашканнары өчен барысына да бик зур рәхмәт.