Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Яр Чаллы шәһәренең 90 еллыгы һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында “Энергетик” мәдәният йорты иҗат коллективы «И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле» дигән әдәби-музыкаль кичә уздырды.
Чараның максаты: республика халыкларының туган теленә, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә карата кызыксыну, хөрмәт хисен үстерү һәм актив тормыш позициясенә юнәлтү.
Социаль хезмәт алучылар республика, төбәк конкурсларында, фестивальләрендә лауреат исеменә лаек булган, Зөфәр Галләмов җитәкчелегендәге «Замана» вокаль ансамбле һәм «Замандаш» инструменталь ансамбле чыгышын бик җылы каршы алдылар. Тамашачылар «Заман» ансамбле солистларының татар һәм рус телләрендә чыгышларын көчле алкышладылар, Фәнис Гыйниятов һәм Наил Загретдиновның төрле музыка уен коралларында уйнавына сокландылар.
Тамашачылар өлкән буын йөрәкләрен яулаган гармуннар, тальяннар, курай тавышлары белән хозурланды. Әдәби-музыкаль кичә барышында алып баручы Лилия Әбделминова тамашачылар белән викторина үткәрде һәм һәр кеше өчен туган телнең әһәмияте, аның көче, кыйммәтләре, аны саклап калу һәм яшь буынга тапшыру турында җылы сүзләр әйтте.
Чарада кырык тугыз кеше катнашты.