Россия Федерациясендә Хәтер һәм Дан елы кысаларында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына һәм 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан 2020 нче елның 7 нче марты көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Марта Камалова «Игелек буыны» ирклеләр отрядының 2 волонтеры белән берлектә «Дан сиңа, Җиңүче солдат!” дип аталган чара үткәрде.
Бу көнне волонтерлар һәм социаль педагог Бөек Ватан сугышы ветеранында кунакта булдылар. Алар аны якынлашып килүче яз бәйрәме белән котладылар, бүләкләр, открыткалар тапшырдылар, аңа сәламәтлек һәм озын гомер, тынычлык, күңел күтәренкелеге һәм күңел җылысы теләделәр. Александра Ивановна туганнары белән генә түгел, ә башка кешеләр белән дә элемтәгә керә алсын өчен балалардан аны кәрәзле телефоннан файдаланырга өйрәтүләрен сорады.
8 Март бәйрәме алдыннан волонтерларның килүе ветеранда көчле хисләр уятты. Бу гаҗәпләнү дә, шатлык яшьләре дә булды. Әлбәттә, волонтер егет-кызлар Александра Ивановнаны сугыш турындагы хатирәләре белән уртаклашуын сорадылар. Ул фронтка киткәндә ничә яшҗ булуын, кайда һәм кем булып хезмәт итүен, ничек авыр һәм куркыныч булуын, Бөек Җиңүне кайда каршылавын сөйләде.
Ветеран җылы сүзләре һәм 8 Март белән котлаулары өчен кунакларга бик рәхмәтле булды.