“Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге Яр Чаллы шәһәре “Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә тыл хезмәтчәне, “Доверие” үзәге карамагындагы Хафизова Гөлҗәһәр Габдрахман кызын Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы һәм Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү уңаеннан бәйрәм белән котладылар.
Гөлҗәһәр Габдрахман кызы яшьләргә тормыш хатирәләре турында сөйләде. Аның балачагы ачы сугыш елларына туры килә. Алга таба да язмыш шактый сынаулар әзерли – ике кызы генетик авыру белән туа. Әмма, барлык кыенлыкларга да карамастан, Гөлҗәһәр Габдрахман кызы күңел күтәренкелеген югалтмый, авыруларга бирешмәскә тырыша.
Очрашу кысаларында яшь гвардиячеләр кечкенә генә концерт куйдылар: сугыш турында җырлар җырлады, шигырьләр укыды. Шулай ук активистлар Гөлҗәһәр Габдрахман кызына Бөек Җиңү өчен рәхмәтләрен белдерде, матур чәчәк бәйләме тапшырды.
Гөлҗәһәр Габдрахман кызы “Доверие” үзәгенә киңкырлы хезмәтләре өчен, социаль хезмәткәр Әбсәләмова Эльвера Фирдинат кызына күрсәткән ярдәме, кайгыртучанлыгы, Яшь Гвардия волонтерларына игътибарлыгы өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.