«Яз килде - балаларга йокы кайгы түгел» исемле сәламәт яшәү рәвеше буенча дәрес , Алексеевск районы, «Кайгырту» приюты.

2020 елның 10 марты, сишәмбе

2020 елның 8 мартында «Кайгырту» приютында тәрбияче Зверева Е.Г. 8 кешедән торган  мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән, «Яз килде - балаларга йокы кайгы түгел»дигән темага сәламәт яшәү рәвеше буенча әңгәмә үткәрде.

Максаты: балаларның сәламәт яшәү рәвеше турында күзаллауларын киңәйтү; мәдәни-гигиеник күнекмәләрне формалаштыруны дәвам итү, сәламәт булу теләге булдыру,; саф һавада уеннар, сәламәтлекне ныгытуга ярдәм итүче продуктлар турында белемнәрне киңәйтү.

Бу дәрестә мәктәпкәчә яшьтәге балалар актив катнашты.

Әңгәмә вакытында презентация карап алар үз сәламәтлегеңне ничек күзәтеп торырга кирәклеген, аны ничек сакларга, һава торышы буенча ничек  киенергә кирәклеген, язын саф һавада нинди уеннар уйнарга мөмкин икәнлеген белделәр. Шулай ук балалар кызыксынып  «Язгы гардероб» , «Файдалы продуктлар» уеннарында уйнадылар, гигиена кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыттылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International