Түбән Кама «Веста» үзәгендә Игелекле күршелек елы кысаларында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Яз белән бергә безгә матур бәйрәм –Халыкара хатын-кызлар көне килә. 8 Март-язның иң гүзәл, иң назлы бәйрәме! Бу көн үзенчәлекле, ул кояш нурлары, хатын-кыз елмаюлары белән җылытылган, чәчәкләр, наз белән бизәлгән.

Түбән Кама «Веста» үзәгендә Игелекле күршелек елы кысаларында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Максат: бәйрәмчә, эмоциональ яктан уңайлы атмосфера булдыру; балаларга мәхәббәт, әнигә, әбигә, апага карата хөрмәт һәм кайгыртучанлык хисе тәрбияләү; ял эшчәнлеген оештыру.

Чара матур итеп бизәлгән залда узды, анда хатын-кызларны бәйрәм программасы көтә иде. Чара чакырылган хатын-кызлар адресына котлау сүзләре һәм видеоклип күрсәтү белән башланып китте. Социаль педагоглар тарафыннан гадәти булмаган Язгы букет әзерләнгән иде, ул музыкаль номерлардан, шигырьләр, күңелле уеннар һәм әниләр һәм әбиләр өчен котлаулардан торды. Алар үз адресларына бик күп игелекле һәм назлы сүзләр ишеттеләр. Күп кенә хатын-кызларның күзләре яшьләнде. Бу вакытта хезмәт кабинетында хезмәт буенча инструктор Лариса Евстратьева җитәкчелегендә балалар әниләре өчен үз куллары белән котлау открыткалары ясадылар һәм бәйрәм ахырында тапшырдылар.

Чараның сюрпризы булып хатын-кызларыбызга - шәхси эшмәкәр Николаев тарафыннан хәйрия нигезендә бирелгән лалә чәчәкләре тапшырылды, алар чиста мәхәббәт, зур бәхет, тынычлык теләкләрен символлаштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International