Район үзәк китапханәсендә булу
2020 елның 11 мартында, ТАССРның 100-еллыгы уңаеннан, Яңа Чишмә районы “Кайгырту” үзәгенең социаль тәрбиячесе социаль хезмәт алучы гаиләләр балалары, гимназия укучылары белән район үзәк китапханәсендә булдылар.
“Чирмешән районында “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге” ДБУсе хезмәткәрләре Утыз Имән авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Әминә Гафиятуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
8 Март-яз бәйрәме, хатын-кызның хатын-кыз, әни, дуслар буларак роленә хөрмәт күрсәтү. 8 Мартны бөтен дөньяда хатын-кызга табыну, аның матурлыгына, зирәклегенә һәм әхлаклылыгына багышланган көн буларак билгеләп үтәләр.
6 март көнне Балтач мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Бәйрәм килә, бар җиһанга бәйрәм килә» исемле чара узды. Искиткеч хисле, җылы, матур бәйрәм булды ул. Район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Атлас кызы Ратникованың тәбрикләү сүзләре дә гадәттәгедән хислерәк, үзгәрәк иде.
6 март көнне Балтач мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Бәйрәм килә, бар җиһанга бәйрәм килә» исемле чара узды. Искиткеч хисле, җылы, матур бәйрәм булды ул. Район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Атлас кызы Ратникованың тәбрикләү сүзләре дә гадәттәгедән хислерәк, үзгәрәк иде.
Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең хезмәткәрләре 70 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче пенсионерлар һәм инвалидларның өйләренә йөреп чыгалар. Беренче чиратта Бөек Ватан сугышы ветераннарына аерым игътибар бирелә. Өйдә йөреп чыгу максаты-социаль хезмәт күрсәтүгә, торак-көнкүреш шартларына, газ җиһазларын, электр үткәргечләрне тикшерүгә мохтаҗлыкны ачыклау һәм автоматик янгын хәбәрчеләре булу-булмавын тикшерү. Белгечләр өлкәннәр белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү, социаль мошенниклыктан саклану чаралары, социаль ярдәм чаралары турында аңлату әңгәмәләре алып баралар, ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерлары язылган белешмәлекләр өләшәләр . Шулай ук, Бөек Ватан сугышы ветераннарының социаль паспортлары яңартыла. Мондый характердагы әңгәмәләр аларны уяу һәм игътибарлы булырга өйрәтә.
Тукай районы «Шәфкатъ» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәтләреннән файдаланучы Евдокия Головановага бүген 90 яшь тулды.
"Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Бердәм Россия" партиясеннән "Яшь гвардия" волонтерлар хәрәкәте белән берлектә "якшәмбе ветеран" акциясе кысаларында тыл хезмәтчәне Чиркова Агния Кузьминичнага бардылар.
Нурлат районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең «көмеш яшьтәге» волонтерлары Бөек Ватан сугышы ветеранын юбилее белән котладылар. Вазых Роман улына бүген 100 яшь тулды.
«Татарстан Республикасының 2019-2020 елларда үткәрелә торган чаралар» планын үтәү» , аерым алганда, «Балачак унъеллыгы кысаларында үткәрелә торган чаралар» планын тормышка ашыру буенча һәм балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен җайга салу максатыннан, 2020 елның 6 мартында Минзәлә муниципаль районының» «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Назлы март» акциясе узды. Анда «Әнигә елмаю бүләк ит» музыкаль-концерт программасы оештырылды. Бәйрәмгә тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре, әби-әниләре, якын туганнары чакырылган иде.