2020 елның 10 мартында Җәлил картлар йортында яшәүче тыл ветеранына – Загирова Марзия Мөхәмәтһади кызына район башлыгы урынбасары Гузәл Гараева “1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүгә – 75 ел” юбилей медале тапшырды. Изге теләкләр белән, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән бәйрәм күчтәнәчләре дә бирде. Тыл ветераны килгән кунаклар белән авыр сугыш еллары, балачак хәтирәләре белән уртаклашты һәм кабат сугышларның кабатланмавын теләде.