«Син дөньяда барысыннан да яхшырак!”. Түбән Каманың «Веста» үзәге

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

8 Март-яз бәйрәме, хатын-кызның хатын-кыз, әни, дуслар буларак роленә хөрмәт күрсәтү. 8 Мартны бөтен дөньяда хатын-кызга табыну, аның матурлыгына, зирәклегенә һәм әхлаклылыгына багышланган көн буларак билгеләп үтәләр.

Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Гүзәл Галиуллина 15 балигъ булмаган бала белән 6 нчы санлы социаль участогында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Син дөньяда барысыннан да яхшырак!” дип аталган чара үткәрде. Максаты: 8 Март бәйрәме тарихы белән таныштыру, балаларның иҗади активлыгын үстерү өчен шартлар тудыру.

Дәрес бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында әңгәмә белән башланып китте. Белгеч билгеләп үткәнчә, Халыкара хатын - кызлар көне-ел саен берничә илдә билгеләп үтелә торган бәйрәм.  Бу яраткан бәйрәмебез безнең эрага кадәр борынгы Римның I гасыр традицияләренә барып тоташа. Бүгенге көндә бу бәйрәмнең тарихы XIX гасырда башлана һәм ул хатын-кызлар хокуклары өчен көрәш көненә багышланган булып санала. 1976 елда Халыкара хатын-кызлар көне рәсми рәвештә БМО тарафыннан танылган. Балалар, үз чиратында,  әлеге бәйрәмне ничек үткәрүләре турында сөйләделәр, әниләрен ничек котлыйлар, бәйрәмгә нәрсә бүләк итәләр.

Балалар бәйрәмнең тарихын кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр. Соңыннан белгеч әниләренә котлау открыткасы ясарга тәкъдим итте. Балалар бик теләп эшкә керештеләр, иҗади сәләтләрен һәм фантазияләрен күрсәттеләр. Алар үзләренең яраткан әниләрен бәйрәм көнендә котлау өчен кул эшләнмәләрен өйләренә шатланып алып киттеләр. Билгеле булганча, иң яхшы бүләк – үз кулларың белән ясалган бүләк.

 

Түбән Каманың «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Резедә Абрамова 3 нче социаль участокта балигъ булмаганнарның ялын оештыру кысаларында һәм Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Без – шәп кызлар!” дип аталган чара үткәрде. Әлеге чарада 15 бала катнашты. Максаты: коммуникатив аралашу күнекмәләрен үстерү өчен шартлар тудыру.

Очрашу башында белгеч балалар белән Халыкара хатын-кызлар көне турында әңгәмә корды. Аннары уйнарга тәкъдим итте. Балигъ булмаган балалар ике командага бүленде, аларның һәркайсы төрле күнегүләр һәм викториналар үтәүдә үз бердәмлеген күрсәтте. Малайлар һәм кызлар үзләренең иҗади сәләтләрен, җитезлекләрен, белемнәрен, фикерләүләрен күрсәттеләр. Кызлар командасы җиңде.

Залда бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде, малайлар командасы кызларга татлы бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International