"Әнигә елмаю бүләк ит" "Тургай" приютында

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Музыкаль-концерт программасы конкурс формасында булды һәм берничә этаптан торды: театральләштерелгән тамаша, музыкаль әсәрләрнең хор һәм ялгыз башкаручылар тарафыннан башкарылуы, бию постановкалары, шигырьләр уку, «Әнигә бүләк» балалар иҗаты күргәзмәсен оештыру һәм бизәү, кунаклар өчен бүләкләр әзерләү Һ.б. Балалар үзләренең шигырьләре, биюләре, җырлары белән сәхнәдән әниләргә бик күп яхшы сүзләр, наз һәм игътибар бүләк иттеләр. Ә ата-аналар, үз чиратында, тәрбияләнүчеләр белән бергә биюләрдә, төрле уеннарда катнаштылар. Үз балаларының чыгышларын кунаклар күз яшьләре чыкканчы карадылар һәм бергә күңел ачтылар, уз балаларының приюттагы уңышлары белән горурландылар. Бәйрәм ахырында тәрбияләнүчеләр әниләргә, әбиләргә һәм кунакларга, «ТРИЗ» түгәрәге кысаларында, алдан әзерләнгән матрешкалар формасындагы декоратив бизәү такталары бүләк иттеләр. Үткәрелгән музыкаль-концерт программасы балаларны һәм аларның әти-әниләрен берләштерде. Чарада катнашучылар истәлекле призлар һәм төрле номинацияләрдәге дипломнар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International