Район үзәк китапханәсендә булу
2020 елның 11 мартында, ТАССРның 100-еллыгы уңаеннан, Яңа Чишмә районы “Кайгырту” үзәгенең социаль тәрбиячесе социаль хезмәт алучы гаиләләр балалары, гимназия укучылары белән район үзәк китапханәсендә булдылар. Китапханәчеләр балаларны якты йөз белән каршылап, китаплар дөньясы буйлап мавыктыргыч сәяхәткә чакырдылар.