«Бәйрәм килә, бар җиһанга бәйрәм килә»

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

6 март көнне Балтач мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Бәйрәм килә, бар җиһанга бәйрәм килә» исемле чара узды. Искиткеч хисле, җылы, матур бәйрәм булды ул. Район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Атлас кызы Ратникованың тәбрикләү сүзләре дә гадәттәгедән хислерәк, үзгәрәк иде.

Биредә «Ана даны» медальләре тапшырылды, алтын туйларын билгеләп үтүче парлар, республика күләмендәге бәйгеләрдә җиңү яулаган хатын-кызлар, хезмәттә зур уңышларга ирешкән райондашлар бүләкләнде.

Балтач халык театры куйган Ренат Харисның «Күзләреңнән үбеп» спектакле дә тамашачылар күңеленә хуш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International