90 яшь-лаеклы тормыш өчен бүләк

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Тукай районы «Шәфкатъ» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәтләреннән файдаланучы Евдокия Головановага бүген 90 яшь тулды.

Хөрмәтле юбилярны Тукай муниципаль Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев, районның ветераннар советы иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Гөлнур Исмагилова,социаль хезмәт күрсәтүче Альбина Миннегулова котлады.

         Тантаналы шартларда Россия Президентының котлау хаты укылды. Бәйрәм барышында юбилярга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International