Өлкәннәрнең хәлләрен белешү

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең хезмәткәрләре 70 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче пенсионерлар һәм инвалидларның өйләренә йөреп чыгалар. Беренче чиратта Бөек Ватан сугышы ветераннарына аерым игътибар бирелә. Өйдә йөреп чыгу максаты-социаль хезмәт күрсәтүгә, торак-көнкүреш шартларына, газ җиһазларын, электр үткәргечләрне тикшерүгә мохтаҗлыкны ачыклау һәм автоматик янгын хәбәрчеләре булу-булмавын тикшерү. Белгечләр өлкәннәр белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү, социаль мошенниклыктан саклану чаралары, социаль ярдәм чаралары турында аңлату әңгәмәләре алып баралар, ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерлары язылган белешмәлекләр өләшәләр . Шулай ук, Бөек Ватан сугышы ветераннарының социаль паспортлары яңартыла. Мондый характердагы әңгәмәләр аларны уяу һәм игътибарлы булырга өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International