“Чирмешән районында “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге” ДБУсе хезмәткәрләре Утыз Имән авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Әминә Гафиятуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Әминә Закир кызы Кызыл Яр авылында туып үскән. Сугыштан кайткан Утыз Имән егете Хәләфетдин Мәслах улы белән алар гаилә корып, тугыз бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер 18 онык, дистәдән артык оныкчыклары бар. Икесе дә гомер буе колхоз хезмәтендә булалар. “Чөгендерне 3 гектардан да ким алмый идем, өстәвенә колхозга ипи дә пешердем. Көненә дүртәр тапкыр мич ягып, 25шәр ипи өлгертә идем”, дип искә ала Әминә әби ул елларны. 90 яшен тутырса да, әле дә тик торырга яратмый ул, бакча тутырып чәчәкләр, яшелчәләр үстерә.