Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Теләче муниципаль районындагы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге " дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре график буенча эшлиләр. Эш барышында яңа короновирус инфекциясе йоктыру куркынычын минимальләштерү максатларында барлык профилактик чаралар башкарыла. Хәзерге вакытта бүлектә 145 өлкән кешегә хезмәт күрсәтелә, алар белән коронавирус йогышын (COVID-19) булдырмау буенча тулы инструктаж үткәрелде. Шулай ук җитәкчелек тарафыннан өлкән яшьтәге гражданнарга социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтү буенча контроль алып барыла. Бүлекчәнең социаль хезмәткәрләре хәзерге вакытта 65 яшьтән өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга азык-төлек һәм дарулар китерү буенча актив волонтерлар булып торалар. Азык-төлек һәм дарулар китергәндә коронавирус йогышын (COVID-19) тарату буенча өлкәннәр белән актив эш алып барыла, буклетлар таратыла.
16 апрель көнне тәрбияче Хәбибуллина Гөлнара Райхановна “Татарстанның символлары” дип исемләнгән шөгыль үткәрде. Чарада 6 бала катнашты.
Свинг-машина тренажерында шөгыльләнү уңайлы һәм кыска вакыт эчендә хәрәкәтчәнлекне торгызырга мөмкинлек бирәчәк
Үз халкы өчен горурлык хисе, Бөек Ватан сугышы ветераннарына хөрмәт тәрбияләү - һәрберебезнең изге бурычы. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, сугыш елларында безнең халыкның Бөек Батырлыгы, гади кешеләрнең батырлыгы һәм каһарманлыгы турында тарихи хәтерне саклау максатыннан, Теләче муниципаль районы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге специалистлары «Җиңү Открыткалары» проекты кысаларында балигъ булмаганнар арасында "Җиңү Открыткалары" дип исемләнгән бәйрәм открыткасы ясау конкурсы игълан иттеләр. Открыткада Җиңү символларын һәр төбәкнең үз туган телендә язарга мөмкин.
Балалар эшкә бик теләп тотындылар. Соңыннан тупланган конкурс эшләреннән Җиңү көненә багышланган стенд эшләү планлаштырыла.
2020 елның 16 нчы апрелендә "Тормыш матур!» программасы кысаларында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль психологы Ләйсән Насырова csontukay инстаграмм аккаунтында «Дуслык» дигән темага туры эфир уздырды.
Өлкәннәргә ярдәм.
Яңа Чишмә муниципаль районы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре социаль хезмәт алучы инвалидларга һәм ялгыз яшәүче өлкәннәргә ярдәм итүне дәвам итәләр.
Апрель аенда старт алган "Язгы игелек атнасы" акциясе кысаларында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә социаль хезмәткәрләр өлкәннәребезнең өйләрен һәм участокларны җыештырдылар.
Иҗат - стрессны җиңү, гомуми хәлне яхшырту өчен кулланылучы иң нәтиҗәле алым. Нәкъ менә шул максат белән 15 апрель көнне “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләр кабул итүчеләре өчен WhatsApp аша онлайн-дәрес үткәрелде.
2020нче елның 15нче апрелендә Сарман муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сәхипова И.Р. җитәкчелегендә, COVID-19 коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә санитар-эпидемиологик хәлнең начараюы сәбәпле, ведомствоара социаль тернәкләндерү утырышы онлайн режимда үткәрелде.
Коронавирус эпидемиясенең катлаулы чорында башкаларга ярдәм итәргә теләүче кешеләр мохтаҗларга булышу өчен берләшәләр. Шул рәвешле, “Сугышның хатын-кыз йөзе” проектын тормышка ашыру кысаларында, Алабуга районында социаль хезмәткәрләр тарафыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына зур игътибар күрсәтелә. Көн саен алар үз карамагындагы өлкәннәрнең телефон аша хәлләрен беләләр, азык-төлек, дарулар, кирәкле товарлар белән тәэмин итәләр.