Килеп туган кризис гадәти фикер агымының үзгәрүенә китерә. Әйтик, кеше агымдагы яки булачак вәзгыятьне тискәре фаразлый башлый Бу, үз чиратында, пессимистик фикерләүне стимуллаштыра. Аннары кешеләр кичерешләренең үзләренә зыян китерәчәге турында да борчыла башлый. Мондый уйлар кеше өчен зыянлы һәм файдасыз. Моннан тыш, алар борчу хисен көчәйтә генә, һәм хәзерге вәзгыятьтә иң мөһим әйберне, иммунитетны киметә.
Иҗат - стрессны җиңү, гомуми хәлне яхшырту өчен кулланылучы иң нәтиҗәле алым. Нәкъ менә шул максат белән 15 апрель көнне “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләр кабул итүчеләре өчен WhatsApp аша онлайн-дәрес үткәрелде. Әлеге дәрес кысаларында мөмкинлекләре чикле балалар һәм ата-аналар өчен иҗади программа оештырылды. Дәрестә тестопластика методы кулланылды, ул кешегә үзенең психоэмоциональ халәтен яхшыртырга, иҗади мөмкинлекләрне ачарга, аны эчке гармония халәтенә якынайтырга ярдәм итә. Шулай ук ата-аналар белән уртак эш балалар-ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытырга һәм позитив аралашуга һәм хезмәттәшлеккә ярдәм итте, бу исә үз-үзеңне изоляцияләү шартларында бик мөһим.
Тискәре уйлар һәм куркулар кичерү бик табигый. Әмма балалар белән бергәләп иҗат итү белән шөгыльләнгәндә, вакыйгаларның үсеш перспективаларын оптимистик күзаллауны формалаштырып булачак. Бу курку һәм стрессны киметергә ярдәм итәчәк һәм, ахыр чиктә, авыр чор файда белән узачак. Ә ул, һичшиксез, узачак!