Алабуга районында ветеран хатын-кызларга азык-төлек һәм дарулар китерүдә ярдәм күрсәтелә

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

Коронавирус эпидемиясенең катлаулы чорында башкаларга ярдәм итәргә теләүче кешеләр мохтаҗларга булышу өчен берләшәләр. Шул рәвешле, “Сугышның хатын-кыз йөзе” проектын тормышка ашыру кысаларында, Алабуга районында социаль хезмәткәрләр тарафыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына зур игътибар күрсәтелә. Көн саен алар үз карамагындагы өлкәннәрнең телефон аша хәлләрен беләләр, азык-төлек, дарулар, кирәкле товарлар белән тәэмин итәләр.

Сугыш ветераны Горбунова Л.И. ялгыз дөнья күрә, якын туганнары республиканың башка шәһәрләрендә яши. «Бу катлаулы вакытта без бер - беребезгә ярдәм итәргә тиеш, шуңа күрә мин дә тәкъдим ителгән кагыйдәләргә таянам, урамга чыкмыйм, туганнарым белән элемтәләремне чикләдем», - ди ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International