16 апрель көнне тәрбияче Хәбибуллина Гөлнара Райхановна “Татарстанның символлары” дип исемләнгән шөгыль үткәрде. Чарада 6 бала катнашты.
Максат: патриотик хисләр, Ватанга мәхәббәт, Татарстан әләменә һәм гербына хөрмәт тәрбияләү.
Бурыч:
•Туган якка, аның табигатенә мәхәббәт һәм сакчыл караш, үз халкың өчен хөрмәт һәм горурлык хисе тәрбияләү;
•Балаларга туган ягыбызның нәрсә икәнен күзалларга өйрәтү;
•Татарстан Республикасы картасы һәм символикасы белән таныштыру;
•Туган якның табигый байлыклары турында сөйләү;
•Балаларны Татарстанның башкаласы - Казан шәһәре белән таныштыру.
Башта балалар Татарстан Республикасы, аның шәһәрләре белән таныштылар. Тема буенча альбомнар, иллюстрацияләр карадылар. Казан турында легендалар тыңладылар, географик карта, герб һәм флаг белән таныштылар, Татарстан Республикасының гимнын тыңладылар һәм әләмен ясадылар.