Апрель аенда старт алган "Язгы игелек атнасы" акциясе кысаларында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә социаль хезмәткәрләр өлкәннәребезнең өйләрен һәм участокларны җыештырдылар.
Өйдә социаль хезмәт алучылар барысы да бу бушлай ярдәмне рәхмәт сүзләре белән кабул иттеләр, пенсионерлар үз-үзләрен изоляцияләү чорында мондый акция иртәгәсе көнгә ышаныч бирә, элеккеге тормыш рәвешенә өмет уята, дип билгеләп үттеләр.