Үз халкы өчен горурлык хисе, Бөек Ватан сугышы ветераннарына хөрмәт тәрбияләү - һәрберебезнең изге бурычы. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, сугыш елларында безнең халыкның Бөек Батырлыгы, гади кешеләрнең батырлыгы һәм каһарманлыгы турында тарихи хәтерне саклау максатыннан, Теләче муниципаль районы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге специалистлары «Җиңү Открыткалары» проекты кысаларында балигъ булмаганнар арасында "Җиңү Открыткалары" дип исемләнгән бәйрәм открыткасы ясау конкурсы игълан иттеләр. Открыткада Җиңү символларын һәр төбәкнең үз туган телендә язарга мөмкин.
Балалар эшкә бик теләп тотындылар. Соңыннан тупланган конкурс эшләреннән Җиңү көненә багышланган стенд эшләү планлаштырыла.