2020 елның 16 нчы апрелендә "Тормыш матур!» программасы кысаларында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль психологы Ләйсән Насырова csontukay инстаграмм аккаунтында «Дуслык» дигән темага туры эфир уздырды. Дәреснең максаты: балаларны «дуслык» төшенчәсе белән таныштыру, дуслык кыйммәтләре турында күзаллаулар формалаштыру иде. Эфир барышында түбәндәге сораулар каралды:
- Чын дус нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
- Чын дустың булу өчен үзеңдә нәрсә үстерәсең килә?
- Дуслык мотивлары нинди була?
- Дуслар бәхәсләшә аламы?
Туры эфирда 32 абунәче катнашты, алар арасында 6 социаль хезмәт алучы да бар иде. Эфир вакытында психолог дуслык серләре темасына уеннар һәм табышмаклар үткәрде, балалар туры эфирда дуслык серләре турында яздылар.