Социаль хезмәткәрләр эше көчәйтелде.

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Теләче муниципаль районындагы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге " дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре график буенча эшлиләр. Эш барышында яңа короновирус инфекциясе йоктыру куркынычын минимальләштерү максатларында барлык профилактик чаралар башкарыла. Хәзерге вакытта бүлектә 145 өлкән кешегә хезмәт күрсәтелә, алар белән коронавирус йогышын (COVID-19) булдырмау буенча тулы инструктаж үткәрелде. Шулай ук җитәкчелек тарафыннан өлкән яшьтәге гражданнарга социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтү буенча контроль алып барыла. Бүлекчәнең социаль хезмәткәрләре хәзерге вакытта 65 яшьтән өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга азык-төлек һәм дарулар китерү буенча актив волонтерлар булып торалар. Азык-төлек һәм дарулар китергәндә коронавирус йогышын (COVID-19) тарату буенча өлкәннәр белән актив эш алып барыла, буклетлар таратыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International