Өлкәннәргә ярдәм.
Яңа Чишмә муниципаль районы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре социаль хезмәт алучы инвалидларга һәм ялгыз яшәүче өлкәннәргә ярдәм итүне дәвам итәләр. Алар социаль хезмәт күрсәтүдән тыш, социаль хезмәт алучыларның ашамлык кирәкле даруларның булуын һәр көнне карап торалар.
Шулай ук социаль хезмәткәрләр үзләренең карау астындагы өлкәннәрнең психологик халәтләрен кайгырталар, шәхси гигиена кагыйдәләрен һәм яңа коронавирус инфекциясеннән профилактик чараларын үтәргә булышалар.
#оставайтесьдома