ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2020 ел
сишәмбе

2020 нче елның 8 нче маенда «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова социаль хезмәт алучылар белән «csontukay» инстаграмм аккаунтында «Конфликтларны чишү” темасына онлайн дәрес уздырды.

2020 нче елның 8 нче маенда «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова социаль хезмәт алучылар белән «csontukay» инстаграмм аккаунтында «Конфликтларны чишү” темасына онлайн дәрес уздырды.


11
май, 2020 ел
дүшәмбе

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы алдыннан,  «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең балигъ булмаган социаль ярдәм алучылар «Җиңү тәрәзәләре» дигән Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Алар тәрәзәләрдә ветераннарга рәхмәт сүзләре язалар, Георгий тасмалары һәм кызыл йолдызлар белән бизиләр.

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы боерыгы нигезендә, санитар-эпидемиологик хәлнең начараюы сәбәпле, яңа коронавирус инфекциясе COVID-19 социаль хезмәт күрсәтү стационар учреждениеләре карантинга ябылды.

Баулы картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре коллективы һәм социаль хезмәт алучылар эшмәкәр А.А. Гафуровка безнең территорияне төзекләндерүгә чәчәк үсентеләре белән булышканга, шулай ук бәйрәм өстәленә тәм-томнар һәм җиләк-җимеш биргәннәре өчен ихлас рәхмәт белдерәләр.


10
май, 2020 ел
якшәмбе

Тукай районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында «Беренче смена эшен тәмамлый».

         Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр белән бергә хезмәткәрләрнең изоляциядә калу вакыты май бәйрәмнәренә туры килде. Бу-территорияне җыештыру һәм бакчада эшләү вакыты. Бу көннәрдә социаль хезмәтләр алучылар һәм хезмәткәрләр үз көчләрен нәкъ менә шушы юнәлешкә җибәрделәр. Территорияне чистарттылар, җир казыдылар, бордюрлар һәм агачлар агарттылар, эскәмияләр, коймалар буядылар, чәчәкләр утырту белән шөгыльләнделәр. Социаль хезмәт алучылар, үз мөмкинлекләреннән чыгып, хезмәткәрләргә бик теләп ярдәм итәләр. Белгечләр параллель рәвештә гарденотерапия алымнары буенча дәресләр үткәрә. Гарденотерапия социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны үсемлекләр белән эшләүгә җәлеп итүгә нигезләнгән. Дәресләр индивидуаль уза, кешедә танып-белү активлыгын, вак моториканы, әйләнә-тирә дөньяга карата кызыксыну, күзәтүчәнлек, хәтер, сабырлык, хезмәт сөючәнлек һәм иҗади сәләтләрне үстерүгә ярдәм итә, кәефне яхшырта. Кайбер яшәүчеләрнең томат, борыч үсентеләре өлгергән инде. Булмә гөлләре дә кучереп утыртылды. Үзләренең яшелчәләрен үзләре карый һәм үстерә алсын өчен алар өчен җир кишәрлекләре бүлеп бирелгән. Тырышлык белән утыртылган чәчәкләр, һичшиксез, безнең ишегалдыбызның бизәге булачак һәм җәй буе барыбызны да матурлык һәм чәчәк атуы белән сөендерәчәк.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын быел илебез пандемия шартларында билгеләп үтте. Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында изоляция шартларында бу көн бик эчтәлекле һәм тантаналы төстә узды. Социаль хезмәт алучылар һәм хезмәткәрләр территорияне һәм бинаны бәйрәм транспарантлары һәм плакатлар белән бизәделәр, сугыш еллары җырлары яңгырады. Быел «Үлемсез полк» йөреше булмаса да, үз геройларының портретларын импровизацияләнгән Җиңү аллеясына урнаштырдылар. Интернат-йортта 2 тыл хезмәтчәне һәм 2 сугыш ветеранының тол хатыннары яши. Иртәдән белгечләр директор вазифаларын башкаручы Лизунова Зәлинә Наил кызы җитәкчелегендә ветераннар өчен тантаналы котлау оештырдылар. Алар янына чәчәкләр, открыткалар белән килделәр, җырлар җырладылар һәм җылы сүзләр әйттеләр. Ә алар, үз чиратларында, өлкән буын турында кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен күз яшьләре белән рәхмәт белдерделәр.

Бәйрәмчә бизәлгән территориядә хезмәткәрләр социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән Җиңү көне уңаеннан, куркынычсызлык чараларын үтәп, кечкенә парад оештырдылар. Бергәләп фронт җырларын башкардылар. Район мәдәният йортларының онлайн концертларын һәм волонтерларның, Башкарма комитет җитәкчеләренең һәм социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның туганнарының онлайн котлауларын карадылар. Без җиңүчеләр буынына рәхмәт белдерәбез, без ветераннарыбызга тыныч күк йөзе, балаларыбызның тормышы өчен рәхмәт белдерәбез.

Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы тәрбияләу системасын кертү кысаларында Баулы картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Актив озын гомер мәктәбе»инновацион технологиясе тормышка ашырыла.

Бүген Баулы картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре үзләренең тыл хезмәтчәннәре өчен Җиңү көне уңаеннан бәйрәм концерты оештырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International