Тукай районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында «Беренче смена эшен тәмамлый».

2020 елның 10 мае, якшәмбе

Тукай картлар һәм инвалидлар интернат-йортында  изоляциянең беренче сменасы ахырына якынлаша. Иртәгә сменаны тапшырабыз. Без аз идек, әмма үзебезнең йортыбызның иминлеге хакына, без барлык кыенлыкларны: физик һәм эмоциональ авырлыкларны, арыганлыкны, якыннарыбыз өчен борчылу хисен дә җиңә алдык.  Без эшне бүлешмәдек, барысын да бергәләп  эшләдек. Без беләбез, бу ике атна эчендә безнең өчен күп нәрсә үзгәрде. Без хәзер сабыррак: тормышка карашыбыз үзгәрде. Бу ике атнада безнен коллектив бер йодрык булып берләште.

 Һәрберебез иңгә-иң куеп эшләгән хезмәттәшләребезгә,  изоляция режимын бозмаулары өчен бу йортта яшәгән өлкәннәребезгэ чиксез рәхмәтлебез! Безгә ярдәм кулы сузган, изге эшләре һәм  җылы сүзләре белән безгә көч биреп торган җитәкчеләребезгә, хезмәттәшләребезгә, якыннарыбызга рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез!

Безне алыштырып, икенче сменага килүче хезмәттәшләребезгә эшләрендэ җиңеллекләр, уңышлар телибез!

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International