Яңа Чишмә картлар йорты. Үзенчәлекле бәйрәм

2020 елның 10 мае, якшәмбе

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын быел илебез пандемия шартларында билгеләп үтте. Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында изоляция шартларында бу көн бик эчтәлекле һәм тантаналы төстә узды. Социаль хезмәт алучылар һәм хезмәткәрләр территорияне һәм бинаны бәйрәм транспарантлары һәм плакатлар белән бизәделәр, сугыш еллары җырлары яңгырады. Быел «Үлемсез полк» йөреше булмаса да, үз геройларының портретларын импровизацияләнгән Җиңү аллеясына урнаштырдылар. Интернат-йортта 2 тыл хезмәтчәне һәм 2 сугыш ветеранының тол хатыннары яши. Иртәдән белгечләр директор вазифаларын башкаручы Лизунова Зәлинә Наил кызы җитәкчелегендә ветераннар өчен тантаналы котлау оештырдылар. Алар янына чәчәкләр, открыткалар белән килделәр, җырлар җырладылар һәм җылы сүзләр әйттеләр. Ә алар, үз чиратларында, өлкән буын турында кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен күз яшьләре белән рәхмәт белдерделәр.

Бәйрәмчә бизәлгән территориядә хезмәткәрләр социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән Җиңү көне уңаеннан, куркынычсызлык чараларын үтәп, кечкенә парад оештырдылар. Бергәләп фронт җырларын башкардылар. Район мәдәният йортларының онлайн концертларын һәм волонтерларның, Башкарма комитет җитәкчеләренең һәм социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның туганнарының онлайн котлауларын карадылар. Без җиңүчеләр буынына рәхмәт белдерәбез, без ветераннарыбызга тыныч күк йөзе, балаларыбызның тормышы өчен рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International