Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы боерыгы нигезендә, санитар-эпидемиологик хәлнең начараюы сәбәпле, яңа коронавирус инфекциясе COVID-19 социаль хезмәт күрсәтү стационар учреждениеләре карантинга ябылды.
Бүгенге көндә Буа интернат-йортында социаль хезмәтләрдән файдаланучы 120 кеше һәм 25 хезмәткәр «консервация» режимында яши.
Коронавирус таралу белән килеп туган хәл гадәти тормыш рәвешен үзгәртте, әмма ул безне берләштерде, битараф булмаган кешеләрне берләштерде һәм безнең иң яхшы сыйфатларыбызны күрсәтте.
Авыр чорда безгә мораль һәм матди ярдәм күрсәткән барлык хәйриячеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.