Инновацион технология «Актив озын гомер мәктәбе»

2020 елның 10 мае, якшәмбе

Максат: өлкән кешеләрнең һәм инвалидларның үз мөмкинлекләрен активлаштыру, аларның социаль активлыгын, физик һәм психик сәламәтлеген саклау.

Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы тәрбияләу системасын кертү кысаларында Баулы картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Актив озын гомер мәктәбе»инновацион технологиясе тормышка ашырыла.

Өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән инновацион методикалар эшләнә һәм гамәлгә кертелә.

Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен тернәкләндерү хезмәтләре күрсәтү сыйфаты арта. Аз хәрәкәтләнүче гражданнарга аерым игътибар бирелә. Сулыш гимнастикасы, баш, кул, аяклар белән бергә төрле хәрәкәтләр ясау. Әлеге программа физкультура дәресләренең заманча методикаларын, сулыш гимнастикасы элементларын һәм башка методларны кулланып, учреждениенең социаль хезмәт алучыларын сәламәтләндерүгә исәпләнгән.

Эш нәтиҗәсе: актив озын гомерлелек чорын арттыру, өлкәннәрдә үз-үзеңә хезмәт күрсәтү сәләтен саклап калу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International