Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр белән бергә хезмәткәрләрнең изоляциядә калу вакыты май бәйрәмнәренә туры килде. Бу-территорияне җыештыру һәм бакчада эшләү вакыты. Бу көннәрдә социаль хезмәтләр алучылар һәм хезмәткәрләр үз көчләрен нәкъ менә шушы юнәлешкә җибәрделәр. Территорияне чистарттылар, җир казыдылар, бордюрлар һәм агачлар агарттылар, эскәмияләр, коймалар буядылар, чәчәкләр утырту белән шөгыльләнделәр. Социаль хезмәт алучылар, үз мөмкинлекләреннән чыгып, хезмәткәрләргә бик теләп ярдәм итәләр. Белгечләр параллель рәвештә гарденотерапия алымнары буенча дәресләр үткәрә. Гарденотерапия социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны үсемлекләр белән эшләүгә җәлеп итүгә нигезләнгән. Дәресләр индивидуаль уза, кешедә танып-белү активлыгын, вак моториканы, әйләнә-тирә дөньяга карата кызыксыну, күзәтүчәнлек, хәтер, сабырлык, хезмәт сөючәнлек һәм иҗади сәләтләрне үстерүгә ярдәм итә, кәефне яхшырта. Кайбер яшәүчеләрнең томат, борыч үсентеләре өлгергән инде. Булмә гөлләре дә кучереп утыртылды. Үзләренең яшелчәләрен үзләре карый һәм үстерә алсын өчен алар өчен җир кишәрлекләре бүлеп бирелгән. Тырышлык белән утыртылган чәчәкләр, һичшиксез, безнең ишегалдыбызның бизәге булачак һәм җәй буе барыбызны да матурлык һәм чәчәк атуы белән сөендерәчәк.